+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 октябрь 2019, 12:09

“Торатау” геопаркы проектын Испаниядә күрсәттеләр

Тәүге тапкыр халыкара кимәлдә “Торатау” геопаркын презентацияләделәр.

Испаниядә үткән 15нче ЮНЕСКО Геопарклары Европа Конференциясендә бар дөньядан төрле геопаркларның 400гә якын вәкиле катнашты. Тәүге тапкыр халыкара кимәлдә “Торатау” геопаркын да презентацияләделәр.

Презентация вакытында “Торатау” геопаркының үсеш моделе тәкъдим ителде, аның турында видеоролик күрсәтелде. Аудитория күрсәтелгән материалларны зур кызыксыну белән карады, проект буенча фикер алышуда актив карнашты.

Конференция йомгаклары буенча ЮНЕСКО Геопарклары Европа Челтәре комитеты әгъзалары, Европа һәм Азия геопарклары вәкилләре белән очрашулар планлаштырылды, хезмәттәшлек итү өчен ныклы нигез булдырылды.

Киләсе адым – халыкка уңайлы булсын һәм кече һәм урта эшкуарлыкны активлаштыру өчен “Торатау” геопаркы инфракструктурасын үстерү.

Хәтерегезгә төшерәбез, “Торатау” геопаркын булдыруга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башлангыч бирде.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://gtrk.tv/


Алия Вахитова фотосы.

Читайте нас: