Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген “Сириус” мәгариф үзәге нигезендә “Русия – мөмкинлекләр иле” Күзәтү советының киңәйтелгән утыршын үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТАСС. “Чара кысаларында “Русия – мөмкинлекләр иле” платформасы эшенең төп нәтиҗәләре хәбәр ителәчәк, платформа өчен яңа проектлар идеяләре каралачак һәм аны үстерү буенча арытабангы мәсьәләләр куелачак”, - дип хәбәр итә мәгълүмат хезмәте.
“Русия – мөмкинлекләр иле” автономиялы коммерция булмаган оешманың төп максаты – социаль мобильлекне арттыру, гражданнарның шәхси һәм профессиональ үсешен тәэмин итү өчен шартлар булдыру, шулай ук Русиядә нәтиҗәле социаль лифтлар булдыру. “Русия – мөмкинлекләр иле” Күзәтү советын Путин җитәкли.