-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 октябрь 2019, 11:03

“Экология” милли проекты максатларына ярашлы, 2024 елга чүпне эшкәртү өлеше 36 процентка җитәргә тиеш

Башкортстанда якындагы биш елда чүплекләрне, шул исәптән экология өчен хәвефле булган калдыкларны бетерү буенча зур эш башкару планы тора.

Башкортстанда якындагы биш елда чүплекләрне, шул исәптән экология өчен хәвефле булган калдыкларны бетерү буенча зур эш башкару планы тора. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Указындагы мәсьәләләргә үз фикерен белдереп, Башкортстанның экология министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәров брифингта 25 млн кубометр чүп җыелган 2,9 меңнән артык хуҗасыз яки ябылган чүплекне рекультивацияләргә кирәклеген, моның өчен 21 млрд сум акча кирәк булуын сөйләде.

Шушы максатларда “Спецавтохозяйство” һәм “Эко-Сити” төбәк операторлары Уфа һәм Ишембай районнарында чүп эшкәртүче заводлар төзиячәк. “Спецавтохозяйство” үз проектына 3,6 млрд, “Эко-Сити” – 410 млн сум инвестицияләргә планлаштыра.

Гомум алганда, төбәктә 10 чүпне сортларга аеру комплексы һәм 10 полигон барлыка килергә тиеш, аларны төзүгә федераль бюджет 117 млн сум, республика бюджеты – 67 млн сум бүләчәк.

Әле Русиядә чүпнең 7 проценты эшкәртелә. “Экология” милли проекты максатларына ярашлы, чүпне эшкәртү өлеше 2024 елда 36 процент тәшкил итәргә тиеш.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Источник новости и фото: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: