+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 октябрь 2019, 10:53

Җиңүчеләр исәбендә – Башкортстан компаниясе

II төбәкара экспорт форумы кысаларында Идел буе федераль округында халыкара кооперация һәм экспорт тармагындагы “Ел экспортеры” Бөтенрусия премиясен тапшыру тантанасы булды, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

II төбәкара экспорт форумы кысаларында Идел буе федераль округында халыкара кооперация һәм экспорт тармагындагы “Ел экспортеры” Бөтенрусия премиясен тапшыру тантанасы булды, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. “Яңа география” номинациясендә беренче урынны күппрофильле әз тоннажлы химия продукциясен, югары октанлы өстәмәләр, синтетик каучук җитештерүче Стәрлетамак нефтехимия заводы яулады. Предприятиеның товарларын җибәрү географиясе җир шарының яртысын били, дип билгеләделәр премия тапшыру тантанасында. Идел буе федераль округы экспортерлар исемлегендә лаеклы урынны биләп тора, ул чит ил базарларына бар дөньяда билгеле булган продукцияне дә, барлык континентларда да үз сатып алучыларын тапкан яңа экспорт товарларын һәм хезмәтләрен дә чыгара. Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка мөрәҗәгатьнамәсендә Русиянең чимал булмаган экспорты алты ел эчендә ике тапкырга артырга, елына 250 млрд долларга җитәргә тиешлеген белдергән иде. “Тагы бер үсеш чыганагы – чимал булмаган экспортның үсеше. Барлык административ каршылыкларны да бетерергә, эшләүче һәм чит ил базарларына чыгучы компанияләр өчен шартлар булдырырга тырышырга кирәк. Алты ел эчендә без чимал, энергетик булмаган экспортны 250 млрд долларга җиткерергә тиешбез”, - диде Владимир Путин.


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин
Читайте нас: