+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 октябрь 2019, 12:04

Радий Хәбиров авылларны төзекләндерү буенча программа булдырырга тәкъдим итте

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының стратегик сессиясенең пленар утырышында авылларны төзекләндерү буенча программа булдырырга тәкъдим итте.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының стратегик сессиясенең пленар утырышында авылларны төзекләндерү буенча программа булдырырга тәкъдим итте.

“Шәһәр мохитен төзекләндерү программасы өчен рәхмәтлебез. Тик республика халкының 40 проценты авылларда яши, бездә зур авыллар күп. Авыл халкы да төзекләндерелгән уңайлы территорияләре булуын сорый. Без авыл биләмәләрен төзекләндерү программасына да акча килүе карарын түземсезлек белән көтәбез. Кирәкле документларны тапшырдык инде”, - диде Радий Хәбиров.

Торак-коммуналь хуҗалык – халкыбыз өчен иң көнүзәк темаларның берсе, ул гел төбәк һәм урындагы власть игътибары үзәгендә, дип билгеләде Башкортстан башлыгы. Мондый комплекслы, акча белән ныгытылган программабыз юк иде. Әле шәһәрләребез уңайлы һәм матур булыр, дигән ышанычыбыз бар. “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” милли проекты кысаларында тирә-як мохитне үзгәртү бара, дип саный Башкортстан җитәкчесе.

“Милли проект урындагы халык белән яңа коммуникацияләр булдыру, аларны аңлау мөмкинлеген бирә. Без аларга изге күңел, акча һәм заманчалаштыру тәкъдимнәре белән киләбез. Кыска гына вакыт эчендә торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле булган әйберләрнең зур бер фән булуын аңладык. Парклар башлыча совет заманында төзелгән, алар күптән искергән. Хәзер яңа концепцияләр, яңа материаллар барлыкка киләчәк. Алга китештән торып калмас өчен шушы өлештә ярдәм алу безнең өчен бик мөһим”, - диде Радий Хәбиров.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: