+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 октябрь 2019, 11:19

Русия Төзелеш министрлыгы 2030 елга кадәр тармакны үстерү стратегиясен әзерли, диде Владимир Якушев

Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев хәбәрчеләргә ведомствоның Русия төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгын 2030 елга кадәр үстерү стратегиясе кысаларында ике төп документ әзерләвен хәбәр итте.

Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев хәбәрчеләргә ведомствоның Русия төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгын 2030 елга кадәр үстерү стратегиясе кысаларында ике төп документ әзерләвен хәбәр итте.

Министр сүзләренә караганда, анда Русия президенты Владимир Путинның майдагы указларында һәм милли проектларда куелган мәсьәләләре барсы да язылачак.

“Төзелеш тармагы алдында торган төп мәсьәләләр – аны заманчалаштыру һәм үстерү, яңа технологияләр куллану. Торак төзелеше тармагында нәкъ уңайлы шәһәр мохите белән комплекс төзелеше буенча мәсьәләләрне куячакбыз. Кеше фатирында гына түгел, ихатада да үзен уңайлы тоярга тиеш. Тирә-ягыннан канәгать булырга, буш вакытын 21 гасырга ярашлы сервислар ярдәмендә үткәрергә тиеш”, - диде Владимир Якушев.

Федераль министр фикере буенча, барлык төбәкләрдә дә кискен торган иң мөһим торак-коммуналь хуҗалык проблемасы – инженер челтәрләренең искерүе. Бу проблеманы бергәләп хәл итәргә кирәк, дип саный министрлык. Хәтерегезгә төшерәбез, “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының төп максатлары – урта килемле гаиләләрне уңайлы торак белән тәэмин итү, шул исәптән ипотека кредиты ярдәмендә торак сатып алу (төзү) мөмкинлекләрен булдыру, торак төзелеше күләмен арттыру, шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру, гражданнарның уңайлы шәһәр мохитен булдыруда туры катнашлыгы механизмнарын булдыру, яшәү өчен яраксыз булган торак фондының тотрыклы кыскаруын тәэмин итү.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: