+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 октябрь 2019, 16:31

“Эко-Сити” төбәк операторының 11 чүп җыю машинасы Стәрлетамакта эш башлады

1 октябрьдә төбәк операторы маршрутка 10 чүп һәм бер тимер җыю машинасын чыгарды.

1 октябрьдә төбәк операторы маршрутка 10 чүп һәм бер тимер җыю машинасын чыгарды. Хәзер алар моңа кадәр “Спецавтотранспорт” җәмгыяте эшләгән Стәрлетамак шәһәренең һәм районының яртысын хезмәтләндерә. Көн саен яңа машиналар шәһәрдә 1200 чүп контейнерын бушатачак.
-Без яклар килешүе буенча САТ белән контрактны өздек, - дип сөйли “Эко-Сити” төбәк операторының генераль директоры Семен Земсков. – Стәрлетамак – зур шәһәр, шуңа да аны хезмәтләндерү өчен автопаркны киңәйтү мохтаҗлыгы туды. Шушы көннәрдә эш башлаган барлык чүп җыю машиналары да яңа, сыйдырышлы. 1 сентябрьдән “Эко-Сити” техникасы шулай ук Миякә һәм Стәрлебаш районнарын да хезмәтләндерә.
Стәрлетамак шәһәренең һәм районының икенче яртысы элеккечә “Дворэкосервис” транспорт компаниясе карамагында.
Читайте нас: