+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 октябрь 2019, 11:26

Радий Хәбиров Путинның милли проектларын Башкортстанның алга китеше өчен яхшы мөмкинлек булуын әйтте

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров милли проектларны тормышка ашыруны төбәкнең алга китеше өчен яхшы мөмкинлек булуын әйтте.

“Эшне без, тәү чиратта, Русия президенты Владимир Путинның милли проектлары буенча башкарырга тиешбез. Һәрберебез үз тармагында милли проектлар буенча анык саннарны белергә, билгеләнешен, этапларын, юл картасын аңларга, максатларга ирешергә тиеш, - дип мөрәҗәгать итте Башкортстанның Инвестиция советында катнашучыларга Радий Хәбиров. – Президентның милли проектлары – чын алга китешне булдыру өчен мөмкинлек”.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, ул Башкортстанның социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турында указга кул куярга, халык алдында үз өстенә җаваплылык алырга батырчылык итмәс иде, тик “мин бу документның милли проектлар кысаларында без башкарган теге яки бу эшләрнең дәвамы булуын аңлыйм”.

“Моны башкарырга була. Әлбәттә, елына 2 трлн сум ВРП, 4 млн тонна иген җитештерү – катмарлы мәсьәлә, җиңел булмаячак. Тик алдыбызга җитди максатлар куймасак, урыныбыздан күчә алмаячакбыз. Кайдадыр абынырбыз, дип тә уйлыйм. Шулай булса да, указ – норматив-хокуки документ , аны үтәвегезне сорыйм”, - диде республика хөкүмәтендәге утырышта Радий Хәбиров.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы элегрәк хәбәр итүенчә, төбәк башлыгының “биш еллык” указы Башкортстан икътисады тармакларының һәм социаль-икътисади үсеш юнәлешләренең күпчелеген үз эченә ала.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: