+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 октябрь 2019, 17:21

Стәрлетамак – имин мохитле иң яхшы шәһәрләрнең берсе

Идел буе федераль округы шәһәрләре һәм авыллары РФ Хөкүмәте оештырган “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре исәбенә керде.

Идел буе федераль округы шәһәрләре һәм авыллары РФ Хөкүмәте оештырган “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре исәбенә керде.

Ижевск (Удмурт Республикасы) “Милләтара тынычлыкны һәм дуслыкны ныгыту” номинациясендә җиңү яулады, ә Стәрлетамак (Башкортстан Республикасы) “Шәһәр төзү сәясәте, халык яшәеше өчен имин мохит булдыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү” номинациясендә икенче урынга чыкты. Бузулук (Ырынбур өлкәсе) “Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү” номинациясендә өченче урынны яулады.

“Халык белән нәтиҗәле элемтәне тәэмин итү” номинациясендә авыллар арасында җиңүче дип Чуваш Республикасы Канаш районының Сугайкасин авыл биләмәсе табылды, ә икенче урын – Башкортстан Республикасы Зилаир авыл биләмәсендә.

Барлыгы конкурска 700дән артык гариза килгән. Премия фонды 40 миллион сум тәшкил итте.

Ел саен үткәрелүче “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенрусия конкурсы 2017 елдан бирле муниципаль идарәсенең уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашу, муниципаль берләшмәләрнең социаль-икътисади үсеше өчен өстәмә стимуллар булдыру максатында үткәрелә.

Конкурс җиңүчеләре РФ Хөкүмәте дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Читайте нас: