+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 октябрь 2019, 17:32

“Эко-Сити” төбәк операторы юридик затлар өчен килешүгә гаризалар бирүне җиңеләйтте

Предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре калдыклар белән мөгаләмә итү буенча килешү төзүгә гаризаны “Эко-Сити” төбәк операторы сайтының “Клиентларга” бүлегендә бирә ала.

Предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре калдыклар белән мөгаләмә итү буенча килешү төзүгә гаризаны “Эко-Сити” төбәк операторы сайтының “Клиентларга” бүлегендә бирә ала. Беренче этапта ИНН яки төп дәүләт теркәү номерын кертү җитә, барлык мәгълүматлар да Федераль салым хезмәте базасыннан автоматик рәвештә алыначак.
-Анкета тутыруга бер ничә минут вакыт китә, - ди “Эко-Сити” төбәк операторының идарә буенча директоры Артем Кирәев. – Тик кирәкле документларның сканнарын җибәрәсе генә калачак. Гаризаны алгач, абонентлар бүлеге белгечләре аны өч эш көне эчендә караячак. Әгәр дә бирелгән мәгълүматлар исәпләүләр өчен җитәрлек булса, гариза бирүче ике экземплярда төзелгән, кул куелган һәм мөһир сугылган килешү алачак.
Хәтерегезгә төшерәбез, барлык юридик затлар да төбәк операторы белән калдыклар белән мөгаләмә итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзергә тиеш. Бу 89нчы “Производство һәм куллану калдыклары турында” федераль законының 24.7 статьясында күрсәтелгән. Килешү булмавы хокук бозу булып тора, аның өчен административ штраф салу яки предприятиеның эшмәкәрлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору каралган.
Барлык сорауларны да белешмә хезмәтенең 8-989-959-49-00 (МТС абонентлары өчен), 8-937-497-49-00 (Мегафон абонентлары өчен), 8-965-93-94-900 (Билайн абонентлары өчен), 8 (3472) 980-490 (шәһәр телефоннары өчен) саннары буенча көн саен иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр бирергә мөмкин.
Читайте нас: