+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 октябрь 2019, 11:19

Чит илдән килгән студентлар республикада яшәргә һәм эшләргә кала ала

Башкортстанда “Чит илдә яшәгән ватандашларга Башкортстан Республикасына ирекле күченгәндә булышлык” дәүләт программасы эшли башлады.

Башкортстанда “Чит илдә яшәгән ватандашларга Башкортстан Республикасына ирекле күченгәндә булышлык” дәүләт программасы эшли башлады. Бу турыда Башкортстан хөкүмәтенең мәгълүмат хезмәтендә хәбәр итәләр. Чара Русия президенты Владимир Путин башлангыч биргән “Демография” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Башта программада тик медицина хезмәткәрләре һәм студент-медиклар өчен генә катнашу мөмкинлеге каралган иде. 2019 елдан катнашучылар исемлеге киңәйтелде. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Фәнүр Шәйхисламов сүзләренә караганда, хәзер программада мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, мәгариф, спорт өлкәләре, шулай ук авыл хуҗалыгы студентлары һәм белгечләре катнаша ала.

Уфа дәүләт нефть-техник университетының халыкара хезмәттәшлек идарәсе начальнигы Наил Чанышев республикада яшәргә һәм эшләргә IT-технологияләр тармагы студентлары, аспирантлар һәм дипломлы укытучы-тикшеренүчеләр, шулай ук югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар кала ала дип аңлатты. УДНТУда гына 1,4 меңнән артык чит илдән килгән студент укый, алар башлыча БДБ илләре гражданнары. Аларның күпчелеге программа белән кызыксынуын белдергән.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#ВладимирПутин
Читайте нас: