+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 октябрь 2019, 18:10

Селекционерлар белән табигать безне гел шаккатырып тора

Әйе, бу, мөгаен, галимнәрнең табигать процессларына үз өлешләрен уңышлы кертүләре нәтиҗәседер.

Әйе, бу, мөгаен, галимнәрнең табигать процессларына үз өлешләрен уңышлы кертүләре нәтиҗәседер. Бу зур борычлар, хуҗалар сөйләвенчә, теплицада үскән, үрентеләрен аларга “агач-борыч” дип саткан булганнар. Гади борычтан бернәрсәсе белән дә аерылмаган булган, караулары да башкаларны караган кебек булган. Тик яшелчәләр үсә башлагач, хуҗалар “агач”ның (ул башкалардан биегрәк булып торган) яшелчәләре авырлыгы астында сыну мөмкинлеген аңлаган һәм терәүләр куйган. Ә көзен инде борыч менә шундый могҗизалы уңышы белән куандырган. Карагыз әле, мондый борычлар янында җиде йөз граммлык банка нинди кечкенә булып тора! Менә ичмасам борыч! Тәмле, итләч, дигәннәр хуҗалары.


Автор фотосы.
Читайте нас: