+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 октябрь 2019, 11:20

Федераль эш төркеме Башкортстанда милли проектларны тормышка ашыруны бәяләде

Башкортстанга эш сәфәре белән “Бердәм Русия”нең Федераль мониторинг төркеме килде, аның төп мәсьәләсе – милли проектларның үтәлешен контрольдә тоту.

Башкортстанга эш сәфәре белән “Бердәм Русия”нең Федераль мониторинг төркеме килде, аның төп мәсьәләсе – милли проектларның үтәлешен контрольдә тоту.

Башкортстанга эш сәфәре белән “Бердәм Русия”нең Федераль мониторинг төркеме килде, аның төп мәсьәләсе – милли проектларның үтәлешен контрольдә тоту. Аның составына Федераль Җыелыш депутатлары һәм сенаторлары керде. Дәүләт Думасы депутаты Денис Москвин җитәкчелегендәге эш төркеме “Торак һәм шәһәр мохите”, “Сәламәтлек саклау”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Демография”, “Экология”, “Санлы икътисад”, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык”, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектлары эшмәкәрлеге нәтиҗәләре белән танышты.

Финанслау күләме буенча иң мөһим проектларның берсе булып “Демография” милли проекты тора. Аны тормышка ашыруга 2019 елда гына 5,8 млрд сум бүленгән. Ике ел эчендә 40ка якын балалар бакчасы төзеләчәк, берничә чара өлкән буын турында хәстәрлеккә, балалары туганда гаиләләргә булышлык итүгә, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.

Милли проект объектларын эш төркеме әгъзалары – Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Окунева һәм Татьяна Сапрыкина карады. Аларны Русия парламенты буенча коллегалары – Башкортстанда “Демография” милли проектының эш төркеме җитәкчесе Рәмзил Ишсарин озатып йөрде. Парламентарийлар педагогик коллективлар, ата-аналар белән дә очрашты. Ольга Окунева милли проектның югары дәрәҗәдә тормышка ашырылуын билгеләде. Проектны үтәмәү хәвефе ачыкланмаган, тик кайсыбер объектларны вакытында төзеп бетү мәсьәләсе борчуга салган.

“Федераль эш төркеме Башкортстанда милли проектларны тормышка ашыруны яхшы бәяләде. Республикада аларны үтәү мәсьәләсенә аерым игътибар бүленә – партия депутат контроле механизмнарын файдалана – “Бердәм Русия” депутат фракцияләре әгъзалары милли проектлар объектларына бара, халык белән очраша. Контроль механизмнарының ниндидер хәвефләрне ачыклау мөмкинлеген биргәнгә генә түгел, урыннардан милли проектларны яхшырту буенча килгән тәкъдимнәрне исәпкә алу мөмкинлеге өчен дә уңай характерда булуын билгелисем килә. Алар буенча фикер алышырга, эшләргә, бәлки, тиешле төзәтүләр дә кертергә кирәктер”, - дип билгели Дәүләт Думасы депутаты Рәмзил Ишсарин.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#регпроектыБашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: