+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 октябрь 2019, 11:18

Башкортстанда бодайның яңа сорты аркасында игеннең уңышлылыгын һәм салкыннарга чыдамлылыгын арттырырга мөмкин булачак

УФИЦ РАН Башкорт авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционерлары Владимир Путинның майдагы указларына ярашлы булдырылган “Фән” милли проекты кысаларында уҗым бодаеның яңа сортын булдырган.

УФИЦ РАН Башкорт авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционерлары Владимир Путинның майдагы указларына ярашлы булдырылган “Фән” милли проекты кысаларында уҗым бодаеның яңа сортын булдырган. Аңа “Башкорт 12” дип исем кушканнар.

Башкорт галимнәре бодайның яңа сортын “Башкорт юбилей”, “Мироновская 808” һәм “Малахит”, “Лютесценс 65737” сортларын гибридлау алымы белән алуларын сөйләгән. Бу эш институтта инде берничә ел алып барыла. Аларның сүзләренә караганда, яңа сорт югары уңышлылыгы, игененең яхшы технологик сыйфатлары, салкыннарга чыдамлылыгы белән аерылып тора. Тикшерүләр барышында урта уңышлылык гектарыннан 42,4 центнер тәшкил иткән, ул “Башкорт 10” стандарт сортыннан 3,8 центнерга югарырак.

Сортның төп авторы – уҗым культуралары лабораториясе мөдире Нина Лещенко яңа сортның уңышлылыгы башакта бодай бөртекләренең күбрәк булуына, бодайның авырлыгы күбрәк булуына бәйле, дип аңлатты.

Башкорт НИИСХ мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, уҗым бодаеның яңа сорты дәүләт сынавына алынган. Соңгы этапны үтеп, иң яхшы сорт дип табылса, бу сортны аны үстерүгә туры килгән төбәкләрдә эшләгән аграрийларга тәкъдим итәчәкләр.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#ВладимирПутин
Читайте нас: