+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 октябрь 2019, 07:15

Башкортстанда чүп яндыру өчен мобиль комплекслар барлыкка киләчәк

Башкортстанда “Экология” милли проекты буенча чүп яндыру өчен мобиль комплекслар барлыкка киләчәк. Бу турыда республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәровка сылтанып ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Республикада шулай итеп рәсми булмаган чүплекләргә каршы көрәшергә ниятлиләр, ә төбәктә алар саны 2,9 меңнән артык. -Корылма сортларга аерылмаган сәнәгать, медицина, каты көнкүреш һәм башка чүпләрне югары температуралы яндыру алымы белән юк итә. Чүп 12 мең градус температурасында яна, моның өчен каты көнкүреш калдыкларын сортларга аерырга кирәкми, өстәмә ягулык куллану да кирәк түгел, - ди Искәндәров. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча якын арада муниципалитетларның берсендә корылма кую белән пилот проектын оештырачаклар. Бер комплекс тәүлегенә 150 кг чүп яндырырга сәләтле, ә аның хакы 1,5 млн сумнан башлана. Республикада җыелган чүпләрнең гомум күләме – 29 млн кубометрдан артык, ә бер кубометрны юк итү өчен 850 сум тирәсе акча кирәк. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #регпроектыБашкортостан Яңалык чыганагы: https://panoramarb.ru/ Фото: https://ecology.bashkortostan.ru/

Башкортстанда “Экология” милли проекты буенча чүп яндыру өчен мобиль комплекслар барлыкка киләчәк. Бу турыда республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәровка сылтанып ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Республикада шулай итеп рәсми булмаган чүплекләргә каршы көрәшергә ниятлиләр, ә төбәктә алар саны 2,9 меңнән артык.
-Корылма сортларга аерылмаган сәнәгать, медицина, каты көнкүреш һәм башка чүпләрне югары температуралы яндыру алымы белән юк итә. Чүп 12 мең градус температурасында яна, моның өчен каты көнкүреш калдыкларын сортларга аерырга кирәкми, өстәмә ягулык куллану да кирәк түгел, - ди Искәндәров.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча якын арада муниципалитетларның берсендә корылма кую белән пилот проектын оештырачаклар. Бер комплекс тәүлегенә 150 кг чүп яндырырга сәләтле, ә аның хакы 1,5 млн сумнан башлана.
Республикада җыелган чүпләрнең гомум күләме – 29 млн кубометрдан артык, ә бер кубометрны юк итү өчен 850 сум тирәсе акча кирәк.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Яңалык чыганагы: https://panoramarb.ru/
Читайте нас: