+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 октябрь 2019, 11:35

Башкортстан Гомумдөнья Фольклориадасын үткәрүгә 300 млн сум юнәлтәчәк

Башкортстан Гомумдөнья Фольклориадасын үткәрүгә 300 млн үз акчасын юнәлтәчәк.

Башкортстан Гомумдөнья Фольклориадасын үткәрүгә 300 млн үз акчасын юнәлтәчәк. 464 млн сум федераль бюджеттан соралган һәм көтелә. Бу турыда финанслар министры вазыйфасын башкаручы Лира Игътисамова хөкүмәттәге киңәшмәдә хәбәр итте, анда 2020-2022 елларга бюджет проекты буенча фикер алыштылар.

Мәдәният тармагына ел саен 6,6 млрд сум акча бүлү планлаштырыла. 2020 елда “Мәдәният” милли проекты кысаларында мәдәният учреждениеләрен яңартуга 400 млн сум акча бүленә. “Иҗат кешеләре” проектына (талантлы яшьләрне әзерләү) – ел саен 50шәр млн, бер грантның күләме – 50 мең сум.

Спортка чыгымнар киләсе елда 1,3 млрд сум күләмендә билгеләнгән, бу чаралар республиканың җыелма командаларына, спорт чараларын әзерләп үткәрүгә, спортчыларны матди яктан тәэмин итүгә, стипендияләргә, килешүләр төзүгә, спорт җиһазлары һәм инвентаре сатып алуга юнәлтеләчәк.

Яшьләр сәясәтенә ел саен 1 млрд сум тирәсе акча бүленә. Чыгымнарның төп өлеше – урындагы бюджетларга балалар ялына субвенцияләр. Шулай, 2020 елда 164 мең баланы савыктыруга 715 млн сум юнәлтелә. Бу акчага лагерьларга һәм шифаханәләргә, шул исәптән Кырым шифаханәләренә дә, юлламалар сатып алыначак. Калган акчалар яшьләр проектларын һәм инициативаларын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#регпроектыБашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: