+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 октябрь 2019, 12:01

Башкортстанда торак-коммуналь хуҗалыкны комплекслы цифровизацияләү башланды

Русия төбәкләренең торак-коммуналь хуҗалыкларын комплекслы цифровизацияләү Владимир Путинның майдагы указлары белән расланган “Санлы икътисад” һәм “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектлары кысаларында башкарыла.

Русия төбәкләренең торак-коммуналь хуҗалыкларын комплекслы цифровизацияләү Владимир Путинның майдагы указлары белән расланган “Санлы икътисад” һәм “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектлары кысаларында башкарыла. Идарәче оешмалар һәм торак милекчеләре берләшмәләре “Дом.Контроль” системасына керә башлаган да инде, бу система идарәче оешма, торак милекчеләре берләшмәләре һәм абонентларның хезмәттәшлеген тәэмин итәргә, территорияләрне яхшырту мәсьәләләренә гражданнарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр иттеләр Башкортстан хөкүмәтенең мәгълүмат хезмәтендә.

“Дом.Контроль” күпфункцияле сервисы үз эченә акыллы санлы диспетчер хезмәтен ала, аның аша мобиль кушымталардан заявкалар бирергә, халыкка хәбәр итәргә, сорау алулар һәм онлайн-тавыш бирүләр оештырырга, счетчиклар күрсәткечләрен алырга, исәп, документларны алып барырга һ.б. мөмкин.

“Дом.Контроль” җәмгыяте директоры Вадим Потехин гражданнарның шикаятьләренең өчтән бер өлешенең күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә, аларның торышына һәм идарәче компанияләрнең үз-ара мөнәсәбәтләренә бәйле, дип саный.

Шулай итеп, “Дом.Контроль” Башкортстан халкы һәм идарәче компанияләр арасында үзенчәлекле күпер булачак, заманча һәм уңайлы мохит булдырырга булышлык итәчәк.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#ВладимирПутин
Читайте нас: