+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 октябрь 2019, 05:45

Башкортстанда баннерларда республиканың билгеле эшкуарлары барлыкка киләчәк

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына булышлык” милли проекты кысаларында Икътисади үсеш министрлыгы күләмле мәгълүмат кампаниясен башлады. Башкортстан Русия Президенты Владимир Путинның майдагы указларында билгеләнгән барлык ун ике милли проектта да катнаша. Бу милли проектның мөһим өлеше – “Эшкуарлыкны популярлаштыру” федераль проекты. Аңа кешене бизнеска нульдән җәлеп итәргә мөмкинлек биргән программалар комплексы керә. Проектның финалы – кешене эшкуарлык эшмәкәрлегенә җәлеп итү. Тик бизнеска кертеп җибәрү өчен күләмле мәгълүмат кампаниясе кирәк. “Республика волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр инициативаларына булышлык үзәге”ндә карар уйлап тапканнар. Аның директоры Алексей Рябченко сүзләренә караганда, бу эш кысаларында урамнарда билгеле бизнесменнар белән баннерлар барлыкка киләчәк. Мондый баннерлар республиканың 20 муниципаль районында урнаштырылачак. Алексей Рябченко халыкта эшкуарның уңай образын булдырырга кирәк, дип билгели. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына булышлык” милли проекты кысаларында Икътисади үсеш министрлыгы күләмле мәгълүмат кампаниясен башлады.
Башкортстан Русия Президенты Владимир Путинның майдагы указларында билгеләнгән барлык ун ике милли проектта да катнаша. Бу милли проектның мөһим өлеше – “Эшкуарлыкны популярлаштыру” федераль проекты. Аңа кешене бизнеска нульдән җәлеп итәргә мөмкинлек биргән программалар комплексы керә. Проектның финалы – кешене эшкуарлык эшмәкәрлегенә җәлеп итү. Тик бизнеска кертеп җибәрү өчен күләмле мәгълүмат кампаниясе кирәк.
“Республика волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр инициативаларына булышлык үзәге”ндә карар уйлап тапканнар. Аның директоры Алексей Рябченко сүзләренә караганда, бу эш кысаларында урамнарда билгеле бизнесменнар белән баннерлар барлыкка киләчәк. Мондый баннерлар республиканың 20 муниципаль районында урнаштырылачак. Алексей Рябченко халыкта эшкуарның уңай образын булдырырга кирәк, дип билгели.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: