+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 октябрь 2019, 06:04

Эчке эшләр министрлыгы тизлекне арттыруның мөмкин булган чиген сәгатенә 10 чакрымга кадәр киметүне хуплады

Эчке эшләр министрлыгы тизлекне арттыруның мөмкин булган һәм штраф салынмаган чиген сәгатенә 10 чакрымга кадәр киметү инициативасын хуплады. Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе генерал-майор Владимир Кузин сүзләренә караганда, төзәтмәләрне административ хокук бозулар турындагы Кодексның яңа редакциясенә кертергә мөмкиннәр. Мөмкин булган чикне киметү инициативасы буенча Дәүләт Думасында 2020 ел башында фикер алышырга ниятлиләр. Әлеге вакытта бу чик сәгатенә 20 чакрым тәшкил итә. Хәтерегезгә төшерәбез, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектының максатларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча контрольне көчәйтү, юлларда үлем санын өч тапкырга киметү керә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан Источник новости: https://futurerussia.gov.ru/ Хәлил РӘХИМОВ фотосы.

Эчке эшләр министрлыгы тизлекне арттыруның мөмкин булган һәм штраф салынмаган чиген сәгатенә 10 чакрымга кадәр киметү инициативасын хуплады.
Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе генерал-майор Владимир Кузин сүзләренә караганда, төзәтмәләрне административ хокук бозулар турындагы Кодексның яңа редакциясенә кертергә мөмкиннәр. Мөмкин булган чикне киметү инициативасы буенча Дәүләт Думасында 2020 ел башында фикер алышырга ниятлиләр. Әлеге вакытта бу чик сәгатенә 20 чакрым тәшкил итә.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектының максатларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча контрольне көчәйтү, юлларда үлем санын өч тапкырга киметү керә.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Источник новости: https://futurerussia.gov.ru/
Хәлил РӘХИМОВ фотосы.
Читайте нас: