+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 ноябрь 2019, 10:50

Башкортстанда «Эко-Сити» төбәк операторы яңа техникасын күрсәтте

Ел башыннан компания 32 заманча чүп түгү машинасы, шул исәптән ике чит илдән китерелгән машинаны линиягә чыгарган. Чыгымнарның гомум суммасы 270 млн сум тәшкил иткән.

Ел башыннан компания 32 заманча чүп түгү машинасы, шул исәптән ике чит илдән китерелгән машинаны линиягә чыгарган. Чыгымнарның гомум суммасы 270 млн сум тәшкил иткән. Алар Башкортстанның көньягында, көньяк-көнчыгышында өч шәһәрдә (Стәрлетамак, Сибай, Учалы) һәм ун бер районда эшли. Ел азагына кадәр төбәк операторы тагы да 25данә техника сатып алырга ниятли.

31 октябрьдә “Эко-Сити” Стәрлетамакны һәм Башкортстанның көньяк районнарын (Стәрлетамак, Стәрлебаш, Миякә һ.б.) хезмәтләндерәчәк 15 чүп түгү машинасын күрсәтте. Өч машинаның калдыкларны тыгызлау коэффициенты югары (7:1). Алар эре чүпләрне дә (иске мебель, ишекләр һ.б.) төяргә сәләтле, презентациядә катнашучылар моңа инанды.

-Яңа техника сатып алу төбәк операторына халыкка күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга, “Экология” милли проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, - диде БР Экология министрлыгының Стәрлетамак территориаль идарәсе начальнигы Азат Хәйбуллин.

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#регпроектыБашкортостан

Яңалык чыганагы: https://ecology.bashkortostan.ru/presscenter


Читайте нас: