+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 ноябрь 2019, 11:15

Башкортстан Идел буе федераль округында торакны гомум сафка кертү буенча икенче урынны саклап калды

Башкортстан тугыз ай йомгаклары буенча Идел буе федераль округында торакны гомум сафка кертү буенча икенче урынны саклап калды һәм бер кешегә торакны сафка кертү буенча өченче урыннан бишенче урынга (1000 кешегә 382 кв.м.) күчте. Башкортостанстат мәгълүматларына караганда, гыйнвар-сентябрь айларында республикада 1,55 млн квадрат метрдан артык торак – 19,3 мең фатир һәм шәхси йорт сафка кертелгән. Үз исәбенә яки кредитлар ярдәмендә гомум мәйданы 1 млн квадрат метрдан артык булган 9348 шәхси йорт (бер йортка уртача 107 кв.м.) төзелгән, бу барлык торакларның 70 проценты (2018 елның тугыз ае белән чагыштырганда +1,8 процент). Калган тораклар – мәйданы 513,3 мең квадрат метр булган 9952 фатир (бер фатирга уртача 51,5 квадрат метр туры килә) төзүчеләр-юридик затларга туры килә. Күпфатирлы йортларны төзү үсеше 36 процент тәшкил итте. Республикада торак төзү һәм сафка кертү “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башкарыла. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #регпроектыБашкортостан Яңалык һәм фото чыганагы: http://www.bashinform.ru/

Башкортстан тугыз ай йомгаклары буенча Идел буе федераль округында торакны гомум сафка кертү буенча икенче урынны саклап калды һәм бер кешегә торакны сафка кертү буенча өченче урыннан бишенче урынга (1000 кешегә 382 кв.м.) күчте.
Башкортостанстат мәгълүматларына караганда, гыйнвар-сентябрь айларында республикада 1,55 млн квадрат метрдан артык торак – 19,3 мең фатир һәм шәхси йорт сафка кертелгән.
Үз исәбенә яки кредитлар ярдәмендә гомум мәйданы 1 млн квадрат метрдан артык булган 9348 шәхси йорт (бер йортка уртача 107 кв.м.) төзелгән, бу барлык торакларның 70 проценты (2018 елның тугыз ае белән чагыштырганда +1,8 процент).
Калган тораклар – мәйданы 513,3 мең квадрат метр булган 9952 фатир (бер фатирга уртача 51,5 квадрат метр туры килә) төзүчеләр-юридик затларга туры килә. Күпфатирлы йортларны төзү үсеше 36 процент тәшкил итте. Республикада торак төзү һәм сафка кертү “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башкарыла.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Яңалык һәм фото чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: