+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 ноябрь 2019, 17:20

«Дөньяга Русия турында сөйлә» халыкара конкурсына эшләр кабул итү тәмамланды

“Дөньяга Русия турында сөйлә” халыкара конкурсы икенче тапкыр үткәрелә, бу юлы ул Русиядән һәм чит илләрдән мәктәп укучыларын һәм студентларны җәлеп итте.

“Дөньяга Русия турында сөйлә” халыкара конкурсы икенче тапкыр үткәрелә, бу юлы ул Русиядән һәм чит илләрдән мәктәп укучыларын һәм студентларны җәлеп итте. Конкурс – балаларны һәм яшьләрне патриотлык рухында тәрбияләү, тату халыкара мөнәсәбәтләр булдыру буенча проект. Ул конкурста катнашучыларга Ватаннары турында бар дөньяга сөйләргә, нәрсә белән горурланулары, яшь русияленең ничек яшәве белән бүлешергә мөмкинлек бирә. Катнашучылар илебез тормышыннан үзләре өчен иң кызыклы булган дәверне сайлап, чит илдәге яшьтәшләренә аның турында видео-презентация яки текст төрендәге презентация формасында сөйли. Иң яхшы эшләр конкурсның интернет-ресурсларында урнаштырыла, төбәкләрне алга этәрүдә, чит илдә Русиянең уңай имиджын булдыруда файдаланыла. Барлыгы конкурска 85 төбәктән, 17 миллионник шәһәрдән, 23 илдән 1956 эш килгән. Шулар арасында 891 видео һәм 1064 текст. Башкортстаннан конкурста 13 эш катнаша.

Безнең балаларның эшләре белән https://clck.ru/JgYjK сылтанмасы буенча танышырга була.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2019 елның 19 ноябрендә Русия Федерациясенең Җәмәгать палатасында булачак.
Читайте нас: