+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 ноябрь 2019, 11:55

Яман шештән үлем түшәгендә яткан кызның соңгы теләген Путинга шалтыратудан соң үтәгәннәр

Чиләбе өлкәсендә онкология белән чирле Вилена Исламованың армиядә хезмәт итүче абыйсын сеңлесе белән күрешергә Русия президенты Владимир Путинның кызу линиясенә шалтыратудан соң җибәргәннәр.

Чиләбе өлкәсендә онкология белән чирле Вилена Исламованың армиядә хезмәт итүче абыйсын сеңлесе белән күрешергә Русия президенты Владимир Путинның кызу линиясенә шалтыратудан соң җибәргәннәр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Вилена Исламовага берничә ел элек лейкоз диагнозы куйганнар, биш елдан соң табиблар аңа ярдәм итә алмаячакларын белдергән. Соңгы көннәрен кыз өендә үткәрергә карар иткән. Соңгы теләге – илнең икенче төбәгендә хезмәт итүче абыйсын күрү булган.

Виленаның әтисе президентның кызу линиясенә шалтыраткан. Шуннан соң кызның абыйсын өенә кайтарып җибәргәннәр, ул алты көнне туганы белән уздырган. Кыз вафат булганда абыйсы Чиләбе өлкәсеннән кире хезмәткә киткән булган инде. Аны шулай ук җирләүгә дә кайтарырга тиешләр.


#ВладимирПутин

#ВиленаИсламова

#Соңгы Теләк


Яңалык чыганагы: https://www.gazeta.ru/


Фото: Алексей Никольский (Риа «Новости»).
Читайте нас: