+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 ноябрь 2019, 15:24

Җылы киенегез, суыта!

Җылы киенегез, суыта!
Ял көннәрендә республикага салкын һава агымы керә, дип кисәтә синоптиклар.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген республикада болытлы һава торышы көтелә. Төньяк һәм таулы районнарда карлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчә. Һава температурасы көндез 1дән 6 градуска кадәр җылы.
Иртәгә яңгыр һәм карлы яңгыр көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык, кар сырынтылары булуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы төнлә — 0-5, көндез 2дән + 3 градуска кадәр көтелә.
Якшәмбе явым-төшемсез, юлларда урыны белән бозлавык булачак. Җил алмашынучан. Һава температурасы төнлә — 1дән 6 градуска кадәр салкын, аязыткан вакытта 10-15 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез җылырак —минус 4тән плюс 1 градуска кадәр.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Кызыл таңнан.
Читайте нас: