+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 ноябрь 2019, 10:46

Кабер эчендә кабер була аламы?

Кайчандыр берәү күмелгән кабергә, билгеле бер вакыт үткәннән соң, икенче кешене күмәргә ярыймы? Бу хакта динебез нәрсә ди?

Кайчандыр берәү күмелгән кабергә, билгеле бер вакыт үткәннән соң, икенче кешене күмәргә ярыймы? Бу хакта динебез нәрсә ди?
"Фикеһ китапларында, кайчандыр бер кеше күмелгән кабергә, күпмедер вакыт үткәннән соң, икенче берәүне җирләргә ярый, дип әйтелгән. Әмма монда, беренче мәетнең гәүдәсе таркалып бетеп, җир белән кушылган булуы шарт («Әл-Фәтва әл-һиндия»).
Кайбер галимнәр, җирләр өчен буш урын булган очракта, кайчандыр кеше күмелгән каберне куллануны мәкруһ хөкемендә, дип әйтә. Әмма мәетне күмәр өчен кабер тапмаган очракта, бу рөхсәт ителгән гамәл булып санала.
Мөхәммәд Әмин бине Габидин: «Бүгенге көндә һәрбер кеше өчен аерым каберлек булдыру кыен булганга күрә, мәетне, аңа кадәр башка берәү күмелгән кабергә урнаштырырга мөмкин. Әмма биредә алдан күмелгән кеше гәүдәсенең таралып, җир белән катнашкан булуы шарт», – дип әйткән.
Ә менә күпме вакыт үткән булуы мәсьәләсенә килгәндә, монда туфракның үзенчәлеге зур роль уйный. Мәсәлән, Согуд Гарәбстанында моны өч елдан соң эшләп булса, Истамбулда, алдан кеше күмелгән кабердә икенче берәүне күмә алыр өчен биш ел вакыт үтү кирәк. Ә бездә, билгеле булганча, вакытның тагын да күбрәк узуы таләп ителә. Аллаһыга яхшырак мәгълүм", - дип яза Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Автор: Фәнүз Хәбибуллин
Читайте нас: