+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 ноябрь 2019, 13:41

Каз йолкуның сере бар...

Авылларда кызу чор — каз өмәләре гөрли. Уңган хуҗабикәләр, өмәгә җыелып, җырлый-җырлый каз-үрдәк йолка. Авылларыбызда шушы күркәм гадәт сирәгәя төшсә дә, сакланып килә әле.
Кошны йоннан тазарту - шактый мәшәкатьле эш. Берәүләр аны коры килеш йолка, икенчеләр үтүкләү ысулы белән тазарта. Күпләр кайнар суда пешекли.
Суда парлаганда йонның рәте китә, әлбәттә. Әгәр күпереп торган мендәр ясарга кирәк булса, бу ысул бармый, чөнки йон укмаша. Ә инде тиз генә тазарту өчен парлау юлы — иң уңайлысы.
Эш җиңелрәк барсын, дисәгез, бер киңәшкә колак салыгыз.
Каз-үрдәкне парлый торган суга бераз чәй содасы салыгыз. Ә аннары кошны 75-80 градус кайнарлыктагы суга 1-2 минутка тыгып алыгыз. Судан алгач, беразга одеял белән төреп куегыз. Әнә шулай эшләгәндә йон тиз тазартыла. Эшләрегез уң барсын, хуҗабикәләр!
Автор: Юлия Төхбәтуллина
Кызыл таң
Читайте нас: