+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2019, 16:24

Кесә телефонына бушлай шалтыратырга була

Хәзер таксофоннардан бушлай теләсә нинди кесә телефонына шалтыратырга мөмкин.

Хәзер таксофоннардан бушлай теләсә нинди кесә телефонына шалтыратырга мөмкин.Юк, куркмагыз, бернинди дә хәйлә юк. Барсы да законга ярашлы. Тик закон Русия буенча шалтыратуларга гына кагыла. Димәк, кемдер чит илгә ял итәргә киткән яки анда яши икән, таксофоннан аңа бушлай шалтыратып сөйләшеп булмаячак. Шулай булса да күз алдына гына китерегез: кесә телефоныгызда акча беткән яки зарядкасы “утырган”, ә сезгә ашыгыч рәвештә РФның мобиль элемтә булган ниндидер шәһәренә, районына яки авылына бәйләнешкә чыгарга кирәк, начар һава торышыннан капланган чагу кызыл төстәге телефонны күрдегез икән – проблемаларыгыз юк дип исәпләгез. Кызыл таксофон янына килеп, кирәкле номерны җыясыз (тик Русия буенча гына), сезгә җавап бирсәләр һәм сөйләшәселәре килсә – рәхәтләнеп сөйләшегез!Ә мондый таксофоннар барлык, хәтта иң кечкенә авылларга да куелган. Һәм әгәр дә аларны ватмасалар, таксофоннар төзек хәлдә булса, телефон эшләргә тиеш.
Читайте нас: