+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 ноябрь 2019, 17:03

Балаларның нинди булып үсүе бездән тора

Уфа шәһәренең «Башинформ» агентлыгында киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен өйрәтү семинары узды. Балигъ булмаган балалар катнашлыгындагы вакыйгаларны яктырту, мәкаләләр бастырганда аларның шәхси мәгълүматларын яклау һәм башка үсмерләрне тәрбияләүгә кагылышлы темалар турында фикер алыштылар.

Уфа шәһәренең «Башинформ» агентлыгында киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен өйрәтү семинары узды. Балигъ булмаган балалар катнашлыгындагы вакыйгаларны яктырту, мәкаләләр бастырганда аларның шәхси мәгълүматларын яклау һәм башка үсмерләрне тәрбияләүгә кагылышлы темалар турында фикер алыштылар.
Журналистлар алдында БР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм җәмгыять элемтәләре бүлеге башлыгы Максим Родионов чыгыш ясады. Ул балигъ булмаганнар катнашлыгындагы вакыйгалар турында мәкаләләр бастырганда нинди таләпләрне үтәргә кирәклеге турында бәян итте. Бу теманы яктыртканда мөмкин кадәр тотнаклы булу кирәклеге чыгышының төп фикере булды.
БР Русия күзәтчелек комитеты идарәлегенең киңкүләм коммуникацияләре өлкәсендә тикшерү һәм күзәтү бүлеге башлыгы Рәфисә Шәйхисламова балигъ булмаганнарның шәхси мәгълүматларын яшерү һәм яклауны тәэмин итү кануннары белән таныштырды. Спикер «балигъ булмаганнар арасында хокук бозуда шик тудыручылар турындагы мәгълүматны булигъ булмаганнарның һәм аларның вәкилләренең язма рәвештә рөхсәте булса гына бастырырга ярый”, – дип әйтте.
Психологларның чыгышы бик кызыклы булды. Яшьләр бик күп мәгълүматны Интернет челтәреннән ала. Социаль челтәрләрдә аралашу тере аралашуны алмаштыра. Безне, ата-аналарны, балаларыбызның «ВКонтакте»да никадәр вакыт үткәрүе, нинди төркемнәрдә утыруы борчырга тиеш.
Үз блогын алып баручы Алиса Курамшина журналистикага юлын «Яшьләр гәзите»ннән башлый. Ул хәзерге заманда актуаль булган проблемаларга тукталды. Үсмерләрнең нинди тәрбия мөхитенә чумуын, аларның кирәкле мәгълүматны гына ала белмәвен билгеләп үтте. Интернетта тискәре мәгълүмат бик күп, чөнки нәкъ кире хис-тойгылар контентка күбрәк кешене җәлеп итә һәм төркемне популяр ясый. Алиса флешмоб эшләргә тәкъдим итте. Ул «социаль челтәрләр басмаларында блогер әхлакый кодекска буйсынырга, яңалыкларны язганда гадел, намуслы булырга, популяр булам дип тискәре вакыйгаларны арттырып язмаска тиеш», – диде.
Шулай ук семинарда БР Саулык саклау министрлыгының медицина психологиясенең төп штаттан тыш белгече, Башкорт дәүләт университетының психологик озата бару һәм клиник психология кафедрасы мөдире Ирина Хох чыгыш ясады. Ул үсмерләр тарафыннан башкарылган җинаятьләрнең төп аспектларын атады. Беренчедән, бу телевидениенең тискәре йогынтысы. Балалар телевизордан гомумән көч куллану һәм рәхимсезлек, кире геройга жәза бирелмәү, аны идеальләштерү, аңа карата критика булмауны күреп үсә. Шунлыктан, алар бандитларга һәм үтерүчеләргә охшарга тырыша башлый. Балаларда һәм үсмерләрдә тыелган эшләрне эшләп карау теләге туа. «Мин шулай эшләсәм, ничегрәк булыр икән, бәлки, мин дә популяр булып китәрмен», – дип уйлый башлыйлар.
Минемчә, безгә, олы кешеләргә дә, әдәпсез аңлатмалардан тыелырга кирәк, чөнки балалар аларны укый һәм бездән үрнәк ала. Бу турыда ата-аналарга, олыларга уйланырга һәм яшь буынны тиешле тарафка юнәлтергә кирәк.
#Башинформ
#СМИ
#Уфа
#Журналисты
Читайте нас: