+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 ноябрь 2019, 12:20

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәт чит ил эшмәкәрлегенә зыян китермичә генә «IT-рынок»ны көйгә салачак, дип белдерде

Хөкүмәт башлыгы Русия Федерациясенең хакимияте «IT-рынок»ның иминлеге һәм мәнфәгатьләре арасында урталыкны табарга тиеш, дип саный. Ул бу турыда Бразилиядә БРИКС саммитының нәтиҗәләрен барлаганда әйтте.

Хөкүмәт башлыгы Русия Федерациясенең хакимияте «IT-рынок»ның иминлеге һәм мәнфәгатьләре арасында урталыкны табарга тиеш, дип саный. Ул бу турыда Бразилиядә БРИКС саммитының нәтиҗәләрен барлаганда әйтте.
«Без бу турыда хөкүмәттә хезмәттәшләр белән күп тапкыр фикер алыштык. Әлбәттә, базарның иминлеге һәм мәнфәгатьләре арасында урталыкны табарга тиешбез. Чит ил партнёрларыбыз төшемсез шартларда калырлык хәлләрне булдырырга ярамый», - диде Русия лидеры.
Шулай ук Путин Русия чит ил инвестицияләрен җәлеп итәргә һәм саклап калырга тиеш, дип белдерде. «Безнен өчен мөһим булган икътисад секторында унай шартлар гына тудыру мөһим. «IT-рынок»ны чит ил партнёрларыбызга зыян китерми генә жайга салу мөмкинлеген табып булыр дип ышанам, шулай ук дәүләтнең хәвефсезлеген тәэмин итеп булыр дип уйлыйм. Жәмгыятебезнең һәм аерым гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгырту зарур», - дип белдерде Президент.
Мәгълүмәт һәм фото чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: