+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 ноябрь 2019, 12:20

Уфада музыкаль учреждениеләрдә һәм китапханәләрдә виртуаль заллар эшли башлады

Республика башкаласында «Санлы мәдәният» проекты кысаларында виртуаль заллар булдырылган. Бу турыда Уфа җитәкчелегенең мәдәният һәм сәнгать буенча идарә башлыгы Шамил Абдраков сөйләде.

Республика башкаласында «Санлы мәдәният» проекты кысаларында виртуаль заллар булдырылган. Бу турыда Уфа җитәкчелегенең мәдәният һәм сәнгать буенча идарә башлыгы Шамил Абдраков сөйләде.
Виртуаль заллар Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллиятендә, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында, Уфа сәнгать училищесында, Уртача махсус белем бирү музыкаль көллиятендә, БР Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә, күрү мөмкинлегеннән мәхрүм булганнар өчен Башкорт республика махсус китапханәдә бар.
Шулай ук виртуаль зал Башкорт дәүләт филармониясендә дә эшли. Ул уфалыларга һәм башкала кунакларына Русия һәм бөтендөньяның әйдәп баручы башкаручыларын язмаларда да тыңларга да мөмкинлек бирә.
Шамил Абдраков әйтүенчә, мондый заллар тиздән Урта шәһәр китапхәнәсендә, Массакүләм үзәкләштерелгән системаның яшьләр филиалында һәм Шаһит Ходайбирдин исемендәге урта балалар китапханәсендә дә булачак.
«Башинформ» мәгълүм итүенчә, Уфаны мәдәният йортлары белән тәэмин итү нормага карата 82,3% тәшкил итә. 2024 елга кадәр шәһәрдә биш зур мәдәният учрежденияесен яңарту планлаштырыла.
Мәгълүмәт чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: