+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 11:25

Башкортстан урман хуҗалыкларына гомумдәүләт проект чикләрендә яңа махсус техника бирелде

Башкортстан урман хуҗалыкларына 30 берәмлек техника һәм 136 трактор, урман ташучы һәм төрле янгынга каршы машиналар тапшырдылар. Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 ел башыннан барлыгы 76 берәмлек техника һәм 170 төрле янгынга каршы һәм урман хуҗалыгы җиһазлары, инвентарь һәм башка кирәк-яраклар сатып алынган. Чыгымнар 230 миллион сум тәшкил итте.
Урман хуҗалыгы министрлыгы ачыклавынча, махсус техника республиканың барлык урман хуҗалыкларына да бирелгән. Янгынга каршы берничә машина Зилаир районына тапшырылган, чөнки анда быел урман янгыннары башка районнарга караганда күбрәк теркәлгән.
Сатып алуларны Русия президенты Владимир Путин инициативасы белән «Экология» гомумдәүләт проекты чикләрендә уздыралар.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елга кадәр урманнарны саклауга барлыгы 2,2 миллиард сум акча бүленәчәк.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Мәгълүмат чыганагы: https://ufa.aif.ru
Читайте нас: