Ике капчык орлыктан - бер басу солы
Башкортстан – Русиянең иң мөһим җитештерүче төбәкләренең берсе. Монда 6000 крестьян (фермер) хуҗалыгы, 800дән артык азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, 26 меңнән артык сәүдә предприятиесе бар. Безнең Федоровка районы фермерлары да моңа үз өлешен кертә.
Федоровка районының Батыр авылыннан Илһам Акчуринның фермер хуҗалыгы ике юнәлеш буенча үсешә. 900 гектардан артык мәйданда уҗым һәм сабан бодае, арпа, солы, вико-солы үстерелә, көнбагыш һәм карабодай басулары да бар. Илһам Шакир улы ит терлекчелеге белән дә шөгыльләнә, ул лимузин токымлы мөгезле эре маллар үрчетә. Фермада 100 баш савым сыеры һәм 130 баш бозау, 20 ат асрала.
Күңелен биреп эшкәртелгән, җир фермерга мул уңыш бирә. Быел бодай гектарыннан 21 центнер уңыш биреп шатландырган, көнбагыштан да гектарыннан 22,5 центнер уңыш җыеп алганнар. Терлекчелектә дә тәүлеклек артым 1000 граммга җиткән.
Заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән грамоталы идарә итү, чәчүлекләрне рациональ файдалану нәтиҗәсендә үсемлекчелектә яхшы күрсәткечләргә ирешә. Минераль ашламалар кертә, сыйфатлы орлыклар чәчә, чәчү һәм урак эшләрен вакытында башкара. Быел фермер басуларның берсенә “Урал-2” сортлы солы чәчкән һәм бик яхшы уңыш алган.
- Ике капчык орлыктан бер басу солы үстердек, - ди фермер.
Авыл хуҗалыгына керткән хезмәте һәм уңышлары өчен Илһам Акчурин берничә тапкыр район җитәкчелеге һәм республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аңа “БР Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме бирелә. Ә быел ул “Районның иң яхшы фермеры” булды.