+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 ноябрь 2019, 10:10

200дән артык Новосибирск предприятиесе гомумдәүләт проекты буенча сакчыл технологияләр куллана башлаячак

Бу продукциянең үзкыйммәтен киметергә һәм аның конкурентлык сәләтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Новосибирск өлкәсендә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" гомумдәүләт проектында 2024 елга кадәр 205 предприятие катнашачак. Киләсе елда гомумдәүләт проектына кимендә 23 компания керәчәк, дип хәбәр итте журналистларга ТАСС матбугат үзәгендә Новосибирск өлкәсенең хезмәт һәм социаль үсеш министры Ярослав Фролов.

Ул хәзерге вакытта өлкәдә күп кенә предприятиеләр "сакчыл җитештерү" юнәлешендә эшләвен билгеләде. Мондый эш беренче чиратта продукциянең үзкыйммәтен киметүгә һәм аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыруга юнәлтелгән була.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Новосибирск өлкәсе "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" гомумдәүләт проектын 2019 елда гамәлгә ашыруга кереште, план буенча бу эш 2020 елда гына башкарыласы булган. Анда өч предприятие катнашты: электрон-оптик үзгәртеп коруга юнәлтелгән "Экран-оптик системалар", металлдан машина төзүгә юнәлтелгән "Сиблитмаш", шулай ук "Энергопром - Новосибирск электрод заводы" предприятиеләре.
"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" гомумдәүләт проекты 2017 елдан башлап РФдә гамәлгә ашырылган шул ук исемдәге өстенлекле проектны алга таба үстерү булып тора. Гомумдәүләт проектның төп максаты - икътисадның чимал булмаган база тармакларының урта һәм эре предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тизләтү (эшкәртү производстволары, авыл хуҗалыгы, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш). 2024 елга аларның саны 5%ка артырга тиеш.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: