+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 ноябрь 2019, 21:07

Уфада Башкортстанның хезмәт җитештерүчәнлеге буенча гомумдәүләт проектында катнашуына бәйле беренче Хакатон узды

«Торатау» конгресс-холлы мәйданчыгында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында кичә, 20 ноябрьдә, беренче җитештерү Хакатоны («Җитештерү буенча лидерлар» укыту программасының уникаль федераль инициативасы) узды.

Республика халкы өчен мөһим чараны Русия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы, Бөтенрусия тышкы сәүдә академиясе БР-ның Икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы белән берлектә оештырды. Пленар утырышта РФ-нең Икътисадый үсеш министры урынбасары Пётр Засельский, Бөтенрусия тышкы сәүдә академиясенең җитештерүчәнлекне арттыру үзәге директоры Екатерина Гришина, БР-ның Икътисадый үсеш министры вазифаларын башкаручы Айрат Фәхретдинов, бизнесмен, бизнес-тренер, математик, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенының магистры Максим Поташев чыгыш ясады. Алар җитештерү Хакатонының нәтиҗәлелеген билгеләде һәм төбәк этабының шулай ук уңышка ирешүенә өмет белдерде.
Чара программасы буенча Пётр Засельский, Екатерина Гришина һәм Айрат Фәхретдинов «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» гомумдәүләт проекты катнашучысы - «Нефтегазинжиниринг» оешмасында булдылар.
«Җитештерү лидерлары» федераль программа идарә кадрларын әзерләү белән шөгыльләнә, ул Русия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча Бөтенрусия тышкы сәүдә академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
#Уфа
#Башкортстан
#ХезмәтҖитештерүчәнлеге
#Хакатон
Фото чыганагы: https://economy.bashkortostan.ru
Читайте нас: