+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2019, 17:47

Гаилә музее булдырганнар

Күптән түгел Коралачык мәктәбе укучылары Балыклыбаш авылына Исмәгыйлевларның гаилә музеена барып кайтты. Бу тарих йортын Муса абый белән Гарифә апаның балалары булдырган. Алар бергәләшеп ХIХ-ХХ гасыр көнкүрешен чагылдыручы әйберләр җыйган.

Музейны оештыручы Фәнисә Муса кызы Бикбаева кеше буйлык курчаклар ясаган, аларга матур милли киемнәр тегеп кидергән. Йон эрләп утыручы татар әбисе генә ни тора! Ул кызыл француз яулыгын ябынган,мәскәүле күлмәк,төймә һәм алъяпкычы да бик килешле үзенә. Музейда тагы да кулдан ясалган шкаф,түгәрәк агач өстәл, чигүле сөлге-тастымаллар күз явын алып тора.
Укучылар радио, патефонны да бик кызыксынып карады. Әйткәндәй, мондый әйберләрне бит хәзер музейда гына күрергә мөмкин. Матур поднослар,бакыр калак,вилка, тәлинкә, матур шәмдәлләр,өч аяклы бизәкләп эшләгән чәйнүк, урак, сукыр лампа да балалар игътибарын җәлеп итми калмады, әлбәттә. Музейны оештыручылар аерым витринага төрле елларда Русиядә һәм чит илләрдә эшләнгән статуэткаларны да туплаган.
Музей хуҗалары ихтирамга лаек. Күрүебезчә алар, әти-әниләре, әби-бабаларыннан калган әйберләрне кадерләп, якын кешеләренең төсе итеп саклау юлын тапкан. Балыклыбашлыларның эшләгән эше күпләргә өлге булырлык.
Читайте нас: