+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 ноябрь 2019, 18:45

«АЛFА» транспорт карталарын сату һәм тулыландыру пунктлары челтәре киңәя

Хәзер "АЛFА" транспорт картасын "Магнит" кибетләре челтәрендә ("Магнит у дома", "Магнит Косметик", "Гипермаркет Магнит" кибетләре), республиканың барлык диярлек торак пунктларында сатып алырга була.

Магнит у дома", "Магнит Косметик", "Гипермаркет Магнит" кибетләре), республиканың барлык диярлек торак пунктларында сатып алырга була.
Билгеле булганча, барлыгы 200 меңгә якын "АЛFА" транспорт картасы сатылган, көн саен бу картаны 100 меңгә якын кеше куллана. Әгәр дә сез автобус, троллейбус яки трамвай кебек җәмәгать транспорты төреннән файдаланасыз икән, сез юл хакын һичшиксез "АЛFА" картасы белән түли аласыз.
Ташучыларның тулы исемлеге белән https://algacard.ru/routes.php сайтында танышырга мөмкин. Исәп торышы турындагы мәгълүматны белү авыр түгел, чөнки бу реаль вакыт режимында "Транспорт картасы" мобиль кушымтасында күрсәтелә (аны Play Mapket яки App Storeдан алырга мөмкин), бу кушымта аша карта балансын тулыландырырга һәм тикшерергә, моңа кадәр кайда барганызгы күрергә була.
"АЛFА" Башкортостан Республикасы Бердәм транспорт картасын сату һәм тулыландыру нокталары турында тулырак мәгълүмат https://algacard.ru/stores.php һәм https://algacard.ru/replenish.ph. сайтында күрсәтелгән, шулай ук аны 8-800-347-11-11 телефон номеры аша белергә мөмкин.
Фото чыганагы: https://ufa.aif.ru
Читайте нас: