+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 ноябрь 2019, 11:40

Башкорт дәүләт филармониясенә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында яңа Stenway&Sons рояле сатып алынган

Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенә Stenway&Sons рояле сатып алганнар. Бар дөньяга билгеле фортепианолар ясаучы компаниянең уен коралын филармониянең Зур залында урнаштырганнар. Рояль “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүлгән субсидиягә алынган.

“Без Башкортстан Мәдәният министрлыгына мондый ярдәме өчен рәхмәтлебез. Шундый дәрәҗәдәге компания коралын сатып алу – безнең республика өчен мөһим вакыйга. Һәр мәдәният учреждениесе дә Stenway&Sons рояле булу белән мактана алмый”, - диде Марина Луговая.
Мәдәният министрлыгы мәгълүмат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Stenway&Sons рояльләре йомшак һәм яңгыравыклы тавышы, шулай ук клавишаларның үзенчәлеге белән дан тота. Stenway&Sons рояле бик юкыйммәтле.
2020 елның 9 гыйнварында филармониягә Stenway компаниясеннән бу уен коралын көйләүче киләчәк. 15 гыйнварда филармониянең Зур залында рояльне презентацияләү узачак. Яңа инструментны халыкара класс музыканты, Русиянең халык артисты Николай Луганский презентацияләячәк.
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: http://www.basinform.ru.
Читайте нас: