+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 ноябрь 2019, 12:10

Башкортстан һәм ВТБ Уфада Көнчыгыш чыгу юлын төзү проекты буенча өстәмә килешү төзеде

“Русия чакыра!” Инвестицион форум кысаларында БР Хөкүмәте белән “Башкортстан концессия компания”се җәмгыяте (ВТБ төркеменә керә) Уфадан М5 федераль трассага чыгу юлын төзү, файдалану һәм финанслау турында өстәмә килешү төзеде. Республика бюджеты чыгымнары 30 млрд сумга кимеде. Проектның хакы 33,5 млрд сум.

- Кул куелган килешү Уфа өчен бик мөһим инфраструктаралы проектка старт бирә. Чынлыкта, без Уфаның үзәк өлешеннән М5 федераль трассага чыга торган яңа юл булдырабыз, - диде Радий Хәбиров. – Республика өчен бу килешү бик әһәмиятле. Чөнки бу дәүләт-шәхси партнерлыкның тәүге күләмле зур проекты. Без ВТБ банкы белән бергә тормышка ашырган башка проектларга бу яхшы башлангыч булыр, дип өметләнәбез.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: http://glavarb.ru.
Читайте нас: