-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 ноябрь 2019, 14:08

Үз абзарында төлке ташланган

Чишмә районының Әмин авылында яшәүче хуҗабикә анда казларын ашатырга кергән.
Ул казларны ашатып, урамга куарга дип сарайга кергән, әмма анда көтелмәгән кунакка тап булган. Урман кунагын йорт кошларыннан куарга маташканда, хатын таеп егылган.
Шул вакытта төлке аңа ташланган, сул аягының балтырын тешләгән. Хатын шунда ук дәваханәгә мөрәҗәгать иткән, анда табиб-рабиолог караган һәм беренче ярдәм күрсәткән. Аңа дәвалау курсын узарга туры киләчәк.
Хәйләкәр төлке качып котылган, шуңа да аның котыру белән авыруын ачыклый алмаганнар.
Фото һәм мәгълүмат Кызыл таңнан алынды.
Читайте нас: