+13 °С
Облачно
Общие статьи
27 Ноября 2019, 06:09

31 декабрьдә ял итәчәкбезме?

Бу көнне бәйрәмгә әзерләнүгә багышламакчылар.
Томск өлкәсе губернаторы хатын-кызлар соравы буенча, 31 декабрьдәге эш көнен 28 декабрьгә күчергән. Моның сәбәбе - Яңа елга әзерлек тулысынча гүзәл затлар иңнәренә төшүдә.
Бу башлангычны Дәүләт думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты башлыгы Тамара Плетнева да хуплады. Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов та 31ен бәйрәм көннәре исәбенә ял итәргә мөмкин булуын әйтте.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Кызыл таң.
Читайте нас