+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 ноябрь 2019, 18:08

«Күпфатирлы йортларны карап тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект» республика конкурсына йомгак ясалды

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, конкурсның максаты гражданнарга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм йортларны, йорт яны территорияләрен, подъездларны төзекләндерү, торак фондын тәэмин итүдә актив катнашучы халыкның инициативасын күрсәтү һәм хуплау.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, конкурсның максаты гражданнарга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм йортларны, йорт яны территорияләрен, подъездларны төзекләндерү, торак фондын тәэмин итүдә актив катнашучы халыкның инициативасын күрсәтү һәм хуплау.
Быел жюри хөкеменә 51 материал тәкъдим ителде. Объектларның өч категориясе каралды: күпфатирлы йорт, тирә-як территория, подъезд. Конкурс шартларына туры китереп, анда катнашуга 5 елдан да кимрәк файдалануда булган күпфатирлы йортлар, моңа кадәр конкурсның тиешле номинациясендә җиңүчеләр дип танылган йортлар һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен 3 айдан артык бурычлары булган йортлар кертелмәде.
Жюри рәисе итеп БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев сайланды. Комиссия составына министр урынбасарлары, шәһәр җирлекләре һәм муниципаль районнар администрацияләре башлыклары, ТКХ өлкәсендә Төбәк җәмәгать контроле үзәге, Дәүләт комитетының торак һәм төзелеш күзәтчелеге, БР Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге вәкилләре керде.
«Иң яхшы күпфатирлы йорт» һәм «Иң яхшы йорт алды территориясе» номинацияләрендә беренче урыннарны алган җиңүчеләр 1 миллион, II урын өчен – 700 мең, III урын өчен 500 мең сум алачак. «Иң яхшы подъезд» номинациясендә җиңү өчен акчалата премия 500 мең сум тәшкил итә, II урын өчен – 300 мең, III урын өчен – 100 мең сум. Әлеге акчалата премияләр күпфатирлы йортта торак милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышы карары нигезендә күпфатирлы йортны һәм гомуми милек составына керүче җир кишәрлеген (йорт яны территориясе) карап тотуга; күпфатирлы йорт советы рәисенә яисә торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисенә 15000 сумга кадәр премия түләүгә тотылырга тиеш.
Конкурс нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүматны https://house.bashkortostan.ru/documents/other/253112/ сылтамасы буенча белеп була.
Фото чыганагы: https://house.bashkortostan.ru
Читайте нас: