Агымдагы елның ун аенда төбәктә гомуми мәйданы 1,7 миллион квадрат метр булган 21,4 мең фатир файдалануга тапшырылды. Бу якынча һәр 1000 кешегә 425 «квадрат». Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, быел үсеш 6,5% тәшкил итә.
Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче урында тора.
РБның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артём Ковшов республикада «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын уңышлы гамәлгә ашыру өчен «Торак», «Яшәү», «Яшәү өчен яраксыз булган торак фондының тотрыклы кыскаруын тәэмин итү», «Ипотека» һәм «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» дүрт региональ проект эшләнгәнлеген сөйләде. Ул билгеләп үтүенчә, әлеге көндә программа максатының бер өлешенә генә ирешеп булды. Спикер сүзләренчә, 2019 елда 2,3 миллион квадрат метр торак кертү планлаштырыла. Шундый ук күрсәткечне республиканың Дәүләт комитеты 2020 елда да сакларга ниятли.
Ә 2024 елга Башкортстанда яңа төзелешләрне елына 4 миллион торак квадрат метрга кадәр арттыру планлаштырыла. Рәис урынбасары Артём Ковшов сүзләренә караганда, сатып алу сәләте төшү уңаеннан бу күрсәткечләрне торак сатып алу шартларын яхшырту исәбенә ирешергә өметләнәләр, аерым алганда, ташламалы ипотека ярдәмендә.
Яңалыклар һәм фото чыганагы: https://mgazeta.com