+14 °С
Облачно
Общие статьи
31 Декабря 2020, 21:00

«Китап атнасы» укучыларны көтә!

Язгы каникуллар вакытында чын-чынлап китап белән дус булганнарның бәйрәме - Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр китабы атнасы үтә. Бу күңелле маҗаралар, яңа әдәби ачышлар, шулай ук китап укучылар һәм китапханәчеләрнең иҗади союзы бәйрәме.

Язгы каникуллар вакытында чын-чынлап китап белән дус булганнарның бәйрәме - Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр китабы атнасы үтә. Бу күңелле маҗаралар, яңа әдәби ачышлар, шулай ук китап укучылар һәм китапханәчеләрнең иҗади союзы бәйрәме.Быел Балалар һәм үсмерләр китабы атнасы Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак. «Дөнья – ул театр, ә балалар – аның актерлары» дип исемләнгән Китап атнасын ачу 25 мартта иртәнге сәгать унбердә Район мәдәният йорты залында үтәчәк. Балалар! Бу бәйрәмгә килеп, әкият иленә чумачаксыз, Китап Патшабикәсе белән очрашачаксыз, билгеле башкорт шагыйре Мостай Кәримнең иҗаты белән танышачаксыз.Атна барышында балалар китапханәсендә төрле чаралар, яраткан әкиятләр геройлары белән очрашулар, әдәби маршрутлар, интеллектуаль уеннар булачак. Барлык чаралар да 14.00 сәгатьтә башлана.Балалар! Китапханә ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!
Е. Имангулова,
балалар китапханәсе мөдире.
Читайте нас