+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 сентябрь 2022, 15:46

Сәләтле кыз

Фёдоровка районы Бала-Чытырман мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Розалина Кунаккужина турында нәкъ шушы сүзләрне әйтергә була. Ул тик бишкә генә укый, укырга, рус теле һәм әдәбияты буенча инша язарга  ярата, үз фикерен төгәл әйтә белә.

Фёдоровка районы Бала-Чытырман мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Розалина Кунаккужина турында нәкъ шушы сүзләрне әйтергә була. Ул тик бишкә генә укый, укырга, рус теле һәм әдәбияты буенча инша язарга  ярата, үз фикерен төгәл әйтә белә. Розалина - Бөтенрусия иншалар конкурсының төбәк этабы призёры, «Фәнгә адым» гыйльми-гамәли конференциядә катнашып, Салават шәһәре буенча җиңү яулады.

Кыз матур җырлый, бии, фортепьяно һәм гитарада уйный. Төрле чараларда алып баручы ролендә дә үзен сынап карый. Аның әти-әнисе Рафаэль Мәдәрик улы һәм Юлия Викторовна - бик җаваплы кешеләр, мәктәп тормышында да актив катнашалар.

Сәләтле кыз
Сәләтле кыз
Автор:Гульрайхан Бакиева
Читайте нас: