+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 сентябрь 2022, 09:32

Башкортстанда беренче 30 «бизнес-спартанлы» укый

Уфада «Эшкуарлык мәктәбе» беренче 30 бизнесменны укытып чыгарды. Аларны «Минем бизнес» үзәге укытты. Программа буенча укуны әлеге вакытта эшләүче эшкуарлар үтте. Бушлай белем бирү чарасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм » милли проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Шунысы мөһим, тыңлаучылар экспертлар белән бергә көндәшлек көрәше, маркетинг һәм планлаштыру мәсьәләләрен тикшерде, финал этабында үз бизнесын үстерүнең һәм күләмен арттыруның юл картасын төзеде.

- Бу - эшкуарлыкта үзенә күрә бер яңалык. Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе тарафыннан эшләнгән «Эшкуарлык мәктәбе» тренингы үз эшен үстерергә, киңәйтергә яки юнәлешен алыштырырга теләгән бизнесменнар өчен эшләнгән дә инде. Әлеге вакытта без проект кысаларында тагын 40 белем бирү чарасын теркибез, - диде  республика эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Яңалык һәм фото чыганагы: «БашНьюс»

Башкортстанда беренче 30 «бизнес-спартанлы» укый
Башкортстанда беренче 30 «бизнес-спартанлы» укый
Автор:Татьяна Зайнуллина
Читайте нас: