-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 сентябрь 2022, 09:30

Кышлау-Елга авылы янында 150 үсентедән торган аллея булачак

«Яшел Башкортстан» республика акциясе кысаларында «Экология» милли проектын тормышка ашыру максатында Кышлау-Елга авылы эргәсендә урнашкан Тулгыз буасы янында 150 миләш һәм юкә үсентесе утыртылды.

«Яшел Башкортстан» республика акциясе кысаларында «Экология» милли проектын тормышка ашыру максатында Кышлау-Елга авылы эргәсендә урнашкан Тулгыз буасы янында 150 миләш һәм юкә үсентесе утыртылды.

Аны агач кисүчеләр аллеясе дип атадылар. Чара Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан республика семинар-киңәшмәсенә һәм урман кисүчеләр конкурсына багышланган иде. Аскын районы бөтен республикадан урман хуҗалыгы һәм урманчылык вәкилләрен җыйды, якынча 150 кеше җыелды.

Чара алдыннан районга Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов килде. Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов озатуында Марат Искәндәр улы районның алдынгы урман сәнәгатьчеләренең берсе Айбулат Абдуллинның җитештерү мәйданчыгында булды, эшләре белән танышты, җиһазларын карады.

Яңалык һәм фото чыганагы: «БашНьюс»

 

Кышлау-Елга авылы янында 150 үсентедән торган аллея булачак
Кышлау-Елга авылы янында 150 үсентедән торган аллея булачак
Автор:Татьяна Зайнуллина
Читайте нас: