0 °С
Болытлы
Владимир Путин Русия тиздән Иранга зур бизнес-миссия җибәрәчәген хәбәр итте
80 компаниядән торган Русия делегациясе бизнес-миссия белән Иранга юл тотачак. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин ШОС саммитында Ирандагы хезмәттәше Ибраһим Рәиси белән очрашу вакытында белдерде.
РФ Президенты Русия белән Иран мөнәсәбәтләренең барлык векторлар буенча да үсүен билгеләде. Аның сүзләренә караганда, Мәскәү һәм Тегеран позицияләре күп кенә халыкара мәсьәләләр буенча тап килә.
Яңалык һәм фото чыганагы: «Известия».