+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 сентябрь 2022, 09:15

Башкортстан җыелма командасы XIV Бөтенрусия яшүсмерләр хәрби сәнгате уеннарында беренче урын яулады.

«Демография» милли проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында 2022 елның 4 сентябреннән 20 сентябренә кадәр Краснодар краеның Анапа шәһәрендә «Витязь» ЛОК Спорт Комплексында 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында XIV Бөтенрусия хәрби сәнгате уеннары үтә. Ярышларда бөтен илдән 5000 егет һәм кыз 17 авырлык категориясендә хәрби сәнгатьнең һәм бергә-бер көрәшнең 23 төре буенча көч сынаша.

Башкортстан Республикасы җыелма командасы 12-14 сентябрьдә чыгыш ясады һәм гомумкоманда зачетында мактаулы беренче урынны алды. Республика җыелма командасы составында «Самбо-75» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Булатов Данил да бар иде. Билбау көрәше нәтиҗәләре буенча ул 45 кг га кадәр авырлык категориясендә бронза алды. Спортчының тренеры - Марсель Галимов.

 «Мондый ярышларда балачактан ук катнашу - сугышчан рух һәм җиңүгә ихтыяр тәрбияләү өчен мөһим», - диде Марсель Галимов.

Бөтенрусия яшүсмерләр уеннарын үткәрү - СССР халыклары балалар-үсмерләр Спартакиадаларының данлы традицияләрен дәвам итү,  массалы спортны үстерүгә һәм сәламәт, социаль актив буын тәрбияләүгә этәргеч булып тора.

Яңалык һәм фото чыганагы: «БашНьюс» мәгълүмат агентлыгы

Башкортстан җыелма командасы XIV Бөтенрусия яшүсмерләр хәрби сәнгате уеннарында беренче урын яулады.
Башкортстан җыелма командасы XIV Бөтенрусия яшүсмерләр хәрби сәнгате уеннарында беренче урын яулады.
Автор:Татьяна Зайнуллина
Читайте нас: