+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 сентябрь 2022, 09:18

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кытай лидеры Си Цзиньпин белән мөһим темаларга әңгәмәләште.

Дәүләт башлыклары ел саен ШОС саммиты үткән Сәмәркандта аралашты. Русия Президенты Кытайның Украина территориясендә барган вакыйгаларга карата нейтраль позициясен хөрмәт итүен, бу вакыйгалар җәһәтеннән ни өчен борчылуын аңлавын билгеләде. Русиялеләр ШОС саммитының ничек үтүе һәм дәүләт лидерларының нинди нәтиҗәгә килүе белән кызыксына.

Сәмәркандка килү Си Цзиньпин өчен пандемия башланганнан бирле беренче рәсми сәфәр булды. Русия Президенты белән сөйләшү барышында Кытай лидеры Русия Федерациясенең Тайваньга карата позициясен югары бәяләвен билгеләде. Си Цзиньпин үз дәүләтенең эчке сәясәтенә Көнбатышның кысылуына юл куелмаячагын белдерде.

Саммит барышында Путин һәм Си Цзиньпин ике илнең бер-берсенә ярдәм итүе турында килеште. Моннан тыш, Владимир Путин Үзбәкстан президенты белән үзара партнерлык мөнәсәбәтләре турындагы декларациягә кул куйды.

Яңалык һәм фото чыганагы: ftimes.ru

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кытай лидеры Си Цзиньпин белән мөһим темаларга әңгәмәләште.
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кытай лидеры Си Цзиньпин белән мөһим темаларга әңгәмәләште.
Автор:Татьяна Зайнуллина
Читайте нас: