+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 сентябрь 2022, 09:35

Башкортстан җыелма командасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Фестивалендә II урын алды

«Артек»та «Демография» милли проекты кысаларында гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы Фестивален ябу тантанасы булды.

Ярышларда Русия Федерациясенең 71 субъектыннан 555 бала катнашты.

Башкортстан Республикасының 8 кешедән торган җыелма командасы (Уфа, Белорет, Салават шәһәрләре, Балтач, Куергазы, Бәләбәй районнары) команда зачетында II урынны алды.

Фестивальдә катнашучылар ГТО комплексына керүче дисциплиналарда - йөгерү, йөзү, көч гимнастикасы, туп ыргыту, озынлыкка сикерү, электрон коралдан атуда көч сынашты, буш вакытларында балалар танылган Русия спортчылары белән осталык дәресләрендә булды.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: БашНьюс

Башкортстан җыелма командасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Фестивалендә II урын алды
Башкортстан җыелма командасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Фестивалендә II урын алды
Автор:Татьяна Зайнуллина
Читайте нас: